news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсенә соңгы айда түбәдән кар төшергәндә имгәнгән 17 кеше килгән

Республика клиник хастаханәсенә соңгы айда түбәдән кар төшергәндә егылып имгәнгән 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта медицина учреждениесендә хәбәр иттеләр.

Табиблар әйтүенчә, пациентларның күбесе үз йортларының түбәсен кардан чистартканда яки Яңа ел декорацияләрен салдырганда егылган. Аларның умыртка сөяге, кул яки аягы сынган, шулай ук баш сөяге һәм мие имгәнгән булган.

2нче номерлы нейрохирургия бүлегендә хәзерге вакытта 64 яшьлек Казан кешесе ята. Ул түбәдән кар төшергәндә иминлек техникасын үтәмәү сәбәпле җитди җәрәхәтләр алган. Ир-атның ике умыртка сөягенә операция ясаганнар, аңа хәзер бер елга якын тернәкләнергә туры киләчәк.

Быел кар күп яву сәбәпле, иминлек чараларын үтәү аеруча мөһим, дип искәртә табиблар.

news_right_1
news_right_2
news_bot