news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары йөрәге бөтенләй диярлек тукталган кешене коткарып калган

Республика клиник хастаханәсендә табибка керергә көтеп торган ир-атның йөрәгалды фибрилляциясе булган. Табиблар йөрәге бөтенләй диярлек тукталган кешенең гомерен саклап калган. Бу турыда «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда яшәүче 66 яшьлек ир-ат инвалидлык алу өчен кардиолог янына килә. Ул тукталыштан сырхауханәгә кадәр йөгергән, сулышы кысылган һәм кабинет янында ул аңын югалткан.

Шунда ук кардиолог Александр Гусев һәм кан тамырлары хирургы Георгий Скрябин ярдәмгә килеп җиткән. Табиблар реанимация ясаган һәм ир-атны реаниматологларга тапшырганнар.

«Бүген иртән аритмологлар ир-атка операция ясады һәм аңа кардиовертер-дефибриллятор куйдылар. Ул аңа фибрилляция өянәге булганда табиблар ярдәменнән башка гына йөрәк тибешен көйләргә булышачак. Ә бу юлы ир-атка бәхет елмайды: табиблар янәшәдә иде. Каядыр еракта үзе генә булса, коткарып кала алмаслар иде», - диделәр клиника матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100