Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсе табиблары иң өлкән пациентка кабат бөер күчереп утырткан
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә 70 яшьлек хатын-кызга кабат бөер трансплантациясе ясаганнар. Ханым Балык Бистәсе районында яши. Бүгенге көндә ул Татарстанда орган күчереп утыртылган иң өлкән пациент. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Пациентның бөер белән проблемалары 30 яшендә үк башлана. 54 яшендә аның бөерләре эшләми башлый, шул вакытта хатын-кыз әлеге авыр операциягә тәвәккәлли.
«Бу бөер миңа 14 ел хезмәт итте, 2007 елдан бирле, ә аннары анысы да эшләүдән туктады. Быел мин яңа трансплантациягә тәвәккәлләдем», — дип сөйли пациент.
Табиблар әйтүенчә, бу алар өчен җиңү – беренче бөер 15 елга якын хезмәт иткән, ә икенче бөерне пациент инде олы яшькә җиткәч күчереп утыртканнар.
«Бөер күчереп утырту операциясен икенче тапкыр сирәк ясыйлар, чөнки ул пациентның халәте, иммун системасы белән бәйле. Ә бу очракта без 70 яшьлек хатын-кызга бөер күчереп утырттык – бу команда эшенең бик яхшы нәтиҗәсе», – дип сөйли бөер күчереп утырту бүлегенең табиб-урологы Омар Кадыйров.
Клиниканың матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, быел Республика клиник хастаханәсендә 85 пациентка бөер күчереп утыртканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз