Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсе табиблары баштан теннис тубы зурлыгындагы шешне кисеп алган
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары 75 яшьлек пациентның башыннан теннис тубы зурлыгындагы шешне кисеп алган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
8х9х6 сантиметр зурлыктагы шеш хатын-кызның баш сөяге һәм баш мие тышчасы аша үсеп чыккан. Диагностика күрсәткәнчә, бу менингиома – баш мие тышчасы күзәнәкләреннән үсә торган яңа шеш.
РКБның 1 нче номерлы нейрохирургия бүлеге табиблары 3D-принтерда зарарланган баш сөяге моделен бастырган. Бу модель ярдәмендә хирурглар кирәкле формада һәм үлчәмдә титан пластинасын әзерләгән, шуннан соң операцияне планлаштырганнар.
«1 нче номерлы нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин һәм нейрохирург Роман Кәлимуллин шешне сәгать ярымда кисеп ала. Операция уңышлы уза. Пациент консультация һәм алга таба дәвалау тактикасын билгеләү өчен онкология диспансерына җибәрелә», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз