news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсе табиблары 90 процент тәне пешкән егетне коткарган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары 90 процент тәне пешкән 22 яшьлек егетне коткарган. Егет Чувашиядән.

Июль аенда ул дусты белән гараж ремонтлаган: яңгыр вакытында дым эчкә үтмәсен өчен ясалган махсус измә кулланган. Измәне газ баллоны белән җылытканнар. Кайсыдыр мизгелдә шланг өзелгән һәм егетләргә ут капкан.

Егетнең – 90, дустының 50 процент тәне пешкән. Аларның икесен дә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Хәле авыр иде. Дусты буенча фаразлар яхшы булса, 90 процент тәне пешкән пациент турында нидер әйтергә курыктык. Ул ике ай реанимациядә ятты, яраларын берничә тапкыр бәйләдек, 20 операция (шуның өчесе – тире күчереп утырту буенча) ясадык. Сентябрь ахырында бездә аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый дигән ышаныч туган иде инде», – дип искәртте хирург Динар Дәүлиев.

Бүген пациентны хастаханәдән чыгаралар.

Фото: © Татарстанның Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot