news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсе табиблары 23 яшьлек студент колагыннан таракан чыгарган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе оториноларингологлары бер студентның колагыннан таракан чыгарган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.

Таҗикстаннан 23 яшьлек студент хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә колагындагы кискен авыртуга һәм сул колагындагы кыймылдау тойгысына зарланып мөрәҗәгать иткән.

Табиб Билал Галләмшин пациентның колак юлында таракан тапкан һәм аны микрохирургия колак кыскычлары ярдәмендә тартып чыгарган. Процедура катлаулануларсыз узган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot