news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйтте.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.

Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

"Татар-информ" Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot