Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы эшеннән читләштерелде
Республика клиник офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләре аеруча зур күләмдәге мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрне арттыруда гаепләнә.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы Айдар Әмировны вакытлыча эшеннән читләштерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Айдар Әмиров эшеннән хастаханә эшчәнлеген тикшерү барган вакытка читләштерелгән. Әлеге тикшерүне Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре үткәрә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Айдар Әмировның эшеннән читләштерелүе хакындагы мәгълүматны расладылар.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Республика клиник офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләре аеруча зур күләмдәге мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрне арттыруда гаепләнә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре хастаханәдә дәүләт гарантияләре программасы буенча килгән пациентлар белән өстәмә хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзелүен ачыклаган. 500 дән артык шундый килешү төзелгән.
Хастаханә катаракта белән авыручыларга интраокуляр линза (аның бәясе 16-18 мең сум тора) сайлау буенча хезмәтләр күрсәткән. Әлеге хезмәт түләүсез күрсәтелергә тиеш булса да, пациентлардан акча алгач, хастаханә хезмәткәрләре документларны мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәргән һәм хезмәтнең бәясен иминият фирмалары аша түләгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыянның күләме 4 миллион сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз