news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсенең 400дән артык хезмәткәре арка мие буенча донор булды

Донор булырга кече медперсонал һәм хастаханә җитәкчелеге дә теләк белдергән.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре кан бирделәр һәм Илкүләм сөяк мие донорлары регистрының потенциаль донорлары булдылар, дип хәбәр итә клиника матбугат хезмәте.

Хастаханә терапия, хирургия һәм травматология хезмәте мөдирләре, табиблар, шәфкать туташлары, кече медицина персоналы, реанимация һәм интенсив терапия, консультатив поликлиника һәм лаборатория, онкогематология, бөерләрне күчереп утырту һәм кан алмаштыру бүлеге хезмәткәрләре сөяк мие донорлары булырга әзерлекләрен белдергәннәр. Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев “Гомерне сакла – сөяк мие доноры бул” акциясендә катнашырга беренче булып теләк белдергән.

Хастаханәнең калган хезмәткәрләре ел дәвамында кан бирә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot