Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика клиник хастаханәсендә йогышлы авырулар госпитале ябыла
Әгәр ковид белән авыру вазгыяте начарая икән, госпиталь 2-3 көн эчендә эшен янәдән торгыза алачак.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика клиник хастаханәсендә вакытлыча эшләгән йогышлы авырулар госпитале ябыла.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Министрлар Кабинетында брифингта Республика хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар бүгеннән кабул ителмәвен әйтте. "Бүген госпитальдә ятучы пациентлар дәваланып бетә, һәм 13 гыйнвар тирәләрендә тулысынча ябылачак", - диде.
Аның сүзләренчә, ковид белән авыручыларны Казаның 7 нче шәһәр хастаханәсендә һәм Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә дәвалыйлар.
Әгәр ковид белән авыру вазгыяте начарая икән, госпиталь 2-3 көн эчендә эшен янәдән торгыза алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз