news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсендә бөер күчереп утырту буенча еллык план үтәлгән

Бөер күчереп утырту өчен чиратта 300гә якын кеше тора.

Республика клиник хастаханәсендә бөер күчереп утырту буенча еллык план үтәлгән
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Республика клиник хастаханәсендә бөер күчереп утырту буенча 31 операция башкарылган. 2019 елга каралган план алты айда үтәлгән. Бу хакта бүген журналистларга хастаханәдә бөер күчереп утырту бүлегендә сөйләделәр.

2019 елга 28 трансплантация планлаштырылган булган. Татарстан Президенты ярдәме белән 12 операциягә өстәмә 11 млн 78 мең 400 сум акча бүленгән. Бөер күчереп утырту бәясе тулаем 923 мең тәшкил итә.

Табиб Ксения Ситкина әйтүенчә, бөер күчереп утырту өчен чиратта 300гә якын кеше тора. Шул ук вакытта гемодиализда 1500 кеше исәпләнә, алар барысы да бөер күчереп утыртуга мохтаҗ. Татарстанда ел саен гемодиализ програмасына бөер авырулары булган 100дән артык пациент өстәлә.

Бөер трансплантациясе хроник бөер җитешсезлеге булган пациентларга үткәрелә. Республика хастаханәсендә барлыгы 400 гә якын трансплантация уздырылган.

Тулырак репортажны "Интертат" газетасында укый аласыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100