news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсендә 4 мең кеше югары технологик медицина ярдәме ала
2009 елда Республика клиник хастаханәсендә 32 мең кеше дәваланып чыга. Табиблар тарафыннан 20 мең операция ясала
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда Республика клиник хастаханәсендә 32 мең кеше дәваланып чыга. Табиблар тарафыннан 20 мең операция ясала. Хастаханә каршындагы сырхауханәдә 126 мең 534 кеше консультация ала. Бу турыда хастаханәдә узган йомгаклау медицина советы утырышында учреждениенең баш табибы Михаил Кормачев белдерде.
Аның сүзләренә караганда, хастаханәдә 16 юнәлеш һәм 46 төр буенча югары технологик медицина ярдәме күрсәтелә. Узган ел федераль заказны үтәү кысаларында 445 кеше югары технологик медицина ярдәме ала. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы заказы буенча шундый ярдәм 3483 кешегә күрсәтелә.
Михаил Кормачев үз чыгышында әйтеп үткәнчә, 2009 елда хастаханәдә матди-техник базаны яңарту, заманча җиһазландыру эше башкарыла. Аерым алганда, 2-нче кабул итү бүлеге кабул итү-реанимация бүлегенә үзгәртеп корыла, авыруларны хастаханәгә алып килү маршруты яңартыла. Җәрәхәтләрне дәвалау үзәгенең 2-нче кабул итү бүлеге 82 миллион сумга җиһазландырыла. Аерым алганда, 64-кисемле рентген томографы, 6 койкага исәпләнгән ике реанимация бүлмәсе яңартыла. Шулай ук узган ел Республика клиник хастаханәсендә кардиология бүлеге эшкә җигелә, Fiat Ducato, Fiat Doblo санитар һәм реанимация автомобильләре сатып алына, акушерлык бүлегендә төзекләндерү эшләре башкарыла. Михаил Кормачев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 1-нче кабул итү бүлеген реконструкцияләү эшләре башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2