news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика клиник хастаханәсе Травма үзәгенең кабул итү бүлеге ачыла
31 декабрьдә Республика клиник хастаханәсе Травма үзәгенең кабул итү бүлеге ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 31 декабрьдә, Республика клиник хастаханәсе Травма үзәгенең кабул итү бүлеге ачыла. Бу эш - “Сәламәтлек” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында “2009 елда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү” дигән республика максатчан программасын тормышка ашыруның мөһим этабы.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада программаны тормышка ашыру хастаханәгә яткырганчы һәм стационарда дәвалану этапларын бер системага берләштерүне күздә тота. Травматология үзәгенең кабул итү бүлеге кабул итү-реанимация бүлегенә әйләнә. Андый система Санкт-Петербургның И.Джанелидз исемендәге кичектергесез ярдәм күрсәтү фәнни-тикшеренү институтында кулланыла һәм үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтә. Травма үзәкләре эшен оештыруда Алмания, Сингапур һәм Израиль клиникаларындагы тәҗрибә кулланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2