news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсе табиблары Оренбург пациенткасын ампутациядән коткарган

Бу ханым 7 ел гомерен инвалид коляскасында уздырган.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика клиник хастаханәсе табиблары Оренбург пациенткасының аякларын ампутациядән саклап калган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика клиник хастаханәсенең 1 нче кан тамырлары хирургиясе бүлегендә критик ишемия белән елына 300-400 ләп пациент дәвалана. Иң өлкән яшьтәге кеше 98 яшьтә булган. Бүлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше критик ишемия (гангрена) һәм аяк табанында шикәр чире синдромы булган пациентларны хирургия юлы белән дәвалаудан гыйбарәт. Авырый башлагач, ел дәвамында, мондый пациентларның күпчелегенә ампутация яный. Әмма вакытында башкарылган шунтлау аякны 95 процент дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирә, ә баллон ангиопластика авыруларның 80 проценты өчен нәтиҗәле. Шикәр чиреннән интегүче пациентлар өчен ул еш кына гангренаны дәвалауның бердәнбер мөмкин варианты. Бу патология еш таралуын һәм операция кирәклеген истә тотып, хәзерге вакытта дәвалауның бу алымнары Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен дә үтемле була башлаган.

Шундый пациентларның берсенә – Оренбургтан килгән 78 яшьлек Кәримовага, аяк табанында гангрена белән бәйле рәвештә, бүлек хирурглары операция ясаганнар. Шул рәвешле, аягын кисүдән саклап калганнар. Кичә бу ханымны хастаханәдән чыгарганнар.

Фәймә Кәримовага 78 яшь, ул 1989 елда шикәр чире белән авырый башлый. Соңгы 9 елда, матдәләр алмашы бозылуы аркасында, бу ханымның аяк тукымалары җитди зарарлана башлый – диабетик аяк табаны чире башлана. “Бу очракта кешеләр үзендә авырту тоя, аяк табанында җәрәхәтләр пәйда була, буыннар бозыла. Аяк табанында кан әйләнеше җитәрлек булмавы җәрәхәтләр барлыкка китерә. Аякны кисү һәм ампутация котылгысыз дигән сүз. Ампутация тездән югарырак ясала”, - ди Республика клиник хастаханәсенең 1 нче кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Александр Максимов.

Ярты ел саен Фәймә Кәримова Оренбургта хастанәгә ята торган булган. Анда аякларында кан тамырлары киңәймәсен өчен капельницалар куйгач, кан әйләнеше дәвам иттерелгән. Аннары, яңадан хастаханәгә ятканчы, Фәймә ханыма инвалид коляскасында йөрергә туры килгән. Шулай итеп, соңгы 7 елда ул шундый тормыш рәвеше алып барган.

Ханым Казанда табибларның мондый авыруларга операцияләр ясап, ампутациядән коткарып калулары турында ишетә. Фәймә Кәримова Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә, биредә табиблар махсус операция – шунтлау ярдәмендә артериаль кан әйләнешен торгыза. Операция өч сәгатьләп дәвам иткән. Бер атна хастаханәдә яткач, Фәймә Кәримованы чыгарганнар. Ул үзен бик яхшы хис итә, әкренләп аягына да басарга җыена. Хәзер аны реабитилация көтә. Аңа үз шәһәрендә хирургларга күренеп торырга туры киләчәк.

Хастаханә бүлеге реконструктив операцияләр саны буенча Россиядә алдынгылар исемлегендә, ә 2013 елда 100 дән артык реконструкция башкарып, бу исемлектә беренче урынга чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100