news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсе санавиация очышларын арттырырга ниятли

2019 елда санавиация 150 очыш башкарган, быел унга күбрәк булыр дип фаразлана.

Республика клиник хастаханәсе санавиация очышларын арттырырга ниятли
Владимир Васильев

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Республика клиник хастаханәсенең санавиация хезмәте очышларны арттырырга ниятли. Бу хакта клиниканың баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.

2019 елда республика районнары хастаханәләреннән 150 очыш башкарылган булса, быел 160 очыш булуы фаразлана. «Бигрәк тә, Казаннан ерак урнашкан районнарда яшәүчеләргә вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү — мөһим бурыч. Безнең очышларны арттыру мөмкинлеге бар», — диде баш табиб.

Былтыр барлык очышлар өчен «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан 70 млн сум түләнгән, Татарстан казнасыннан 30 млн сумнан артык акча кушылган.

Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дә Республика хастаханәсе санавиация хезмәтенең филиалын булдыру күздә тотыла. 2021 елда бу проект гамәлгә ашар дип көтелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100