news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды

Хастаханәнең баш табибы туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен һәм ветераннарны газета-журналларга яздырды.

Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
Михаил Захаров

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Валерия Белова). Республика клиник хастаханәсе табиблары «Татмедиа» АҖ басмаларына язылды.

«Газета-журналларга язылу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Төп максатыбыз – традицияләрне дәвам итү һәм ветераннарга ярдәм күрсәтү», - дип искәртте Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Клиника табиблары һәм бүлек җитәкчеләре «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталары, «Сөембикә» һәм «Татарстан» журналарына язылды.

«Хастаханә тарихында абунәче көне әле беренче тапкыр гына оештырыла. Хезмәткәрләр берникадәр югалып та калгандыр, мөгаен. Бу чыннан да гадәти булмаган һәм бик җылы хисләр. Без үзебез дә моны тоябыз һәм аны башкаларга да бүләк итә алабыз», - диде Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100