news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсе эшкә нәтиҗәләр ясый

3 мартта Республика клиник хастаханәсенең 2010 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга һәм 2011 елга планнарны билгеләүгә багышланган киңәшмәсе узачак

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). 3 март көнне югары медицина технологияләренә өйрәтү Үзәгендә Республика клиник хастаханәсенең 2010 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга һәм 2011 елга планнарны билгеләүгә багышланган киңәшмәсе узачак.
Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү мәсьәләләре бүлеге башлыгы Борис Менделевич, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, Казан дәүләт медицина университетының ректор урынбасары Әнис Ибраһимов, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова һәм башкаларның катнашуы көтелә. Бу турыда Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot