news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсе белгечләре, ялда вакытта да, авыруларга консультация бирәчәк

Иртәгә яңа технологик мөмкинлекләр тәкъдим ителә.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика клиник хастаханәсе белгечләре ялда вакытта да авыруларга консультация бирә алачак. Моңа консультация бирү һәм видеоконференция элемтәгә чыгу өчен гаджетлардагы махус кушымтаны куллану нәтиҗәсендә ирешелгән. Иртәгә хастаханәдә шул яңа мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсендә телемедицина һәм республиканың зур булмаган дәвалау учреждениеләре пациентларына читтән торып консультация бирү технологияләре актив гамәлгә кертелә. Әлеге технологияләр квалификацияле һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме үтемлерәк булсын, башка медицина оешмаларындагы табибларга авыр хәлдәге пациентларны дәвалауда ярдәм күрсәтү өчен кирәк.

Шулай итеп, Республика клиник хастаханәсенең ситуацион үзәгендәге видеоконсультацияләр системасына консультация бирү һәм видеоконференция элемтә өчен махсус кушымта өстәлә. Барлык бүлек мөдирләре гаджетларына әлеге кушымта куелган. Ул, табибның кайда булуына карамастан, видеоконсультация уздырырга мөмкинлек бирә.

Видеоэлемтә буенча барлык консультацияләр мәҗбүри тәртиптә, автоматик режимда үткәрелгән консультация сыйфатын контрольдә тоту өчен, серверга кертелеп барачак.

Республика клиник хастаханәсендә елына уртача телефон аша 4260 һәм 572 видеоконсультация уздырыла. Бу дөрес карар кабул итү, диагнозны төгәл билгеләү өчен, хастаханә белгечләренең Үзәк район хастаханәсенә бару санын күпкә киметә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100