Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсе авыру туганнарына реанимациягә керергә рөхсәтне итүне хуплый
РФ Дәүләт Думасы депутатлары реанимациядә пациент янына гаилә әгъзаларын кертергә рөхсәт итүче закон проектын беренече укылышта кабул итте.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). РФ Дәүләт Думасы депутатлары реанимациядә пациент янына гаилә әгъзаларын кертергә рөхсәт итүче закон проектын беренече укылышта кабул итте. Республика клиник хастаханәсе реанимациядә пациент янына туганнарын кертергә рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.
“Без “Каршылыксыз ачык реанимация” концепциясен хуплыйбыз. Россиядә бер генә норматив акт та пациентның туганнарына һәм якын кешеләренә реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә керүне тыймый. 2009 елда ук реанимациядә көн саен пациент янына керергә рөхсәт итүче эчке беркетмә төзедек. 2018 елдан көн дәвамында пациентлар белән күрешү өчен берничә вакытлы зона бүлеп бирдек. Туганнарына берникадәр өйрәткәннән соң, авыр хәлдәге пациентларны карарга рөхсәт иттек”, - дип аңлатты Республика клиник хастаханәсе баш табибы, Казан шәһәре Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев.
Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, реанимациядә туганнар булу, пациент сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз