Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика карамагындагы шәһәрләр муниципаль район үзәкләре булачак
Республика карамагындагы шәһәрләр муниципаль район үзәкләре булачак
(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Альбина Фәхрисламова). Республика карамагындагы ун шәһәр муниципаль районнарның административ үзәкләренә әйләнәчәк. Шул рәвешле, республикада ике шәһәр округы – Казан һәм Чаллы – булачак.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта ун муниципаль районның – Баулы, Буа, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорски, Менделеевски, Түбән Кама, Нурлат һәм Чистайның территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турында закон проектлары кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, «РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законына үзгәрешләр кертү турында закон 15 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгәч, республика Хөкүмәте әлеге муниципаль берәмлекләргә элек ниятләнгәнчә шәһәр округлары түгел, муниципаль район статусы бирергә карар итте.
Өченче укылышта «Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлеген оештыру, аның чикләрен билгеләү һәм шәһәр округы статусын бирү турындагы» закон проекты кабул ителде. Өченче укылышта шулай ук Яңа Чишмә муниципаль районының территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында закон проекты кабул ителде.
27 муниципаль районның территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү буенча закон проектлары блогы каралды. Сарман һәм Тукай районнары буенча закон проектлары, әлеге районнар территорияләрендәге кайбер торак пунктлар буенча сораулар булу аркасында, алып куелды. Калган закон проектлары исә, кабул ителде. Моннан тыш, закон проектларын татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе хәл ителмәгән. ТР Дәүләт Советының ТР законнары текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Роберт Миңнуллин каршылыклар өченче укылышка әзерлек вакытында бетереләчәк, дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз