news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика Кан үзәгенең кан банкына 95 литр кан өстәлгән

Татарстанның Кан үзәге “Минем уникаль каным гомерне саклап калыр!" дип исемләнгән акция үткәрде.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Татарстанның Кан үзәге оештырган “Минем уникаль каным гомерне саклап калыр!" дип исемләнгән акциядә 200дән күбрәк кеше катнашкан, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Акция кан банкын тискәре резуслы кан төркемнәренә баету максатын тоткан. Шулай итеп, Кан үзәгенә 217 донор мөрәҗәгать иткән, алардан 43 кешедә кан төркеме тискәре резуслы булган. Акция нәтиҗәсендә кан банкы 95 литр кан белән тулыландырылган. Яңа ел алдыннан Республиканың кан үзәге донорларга бүләкләр дә әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot