news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика кан үзәгендә "Мин ТР доноры" проекты кысаларында акция узачак

Акция социаль челтәрләрдә #DonorChallenge эстафетасына старт бирәчәк, ул Татарстан кешеләрен донорлыкка җәлеп итүгә багышлана

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Республика кан үзәгендә Татарстан Республикасы "Мы..." яшьләр хәрәкәтенең "Мин ТР доноры" проекты кысаларында бишенче донорлар акциясе узачак, дип хәбәр ителгән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында. Акция вакытында беренче тапкыр кан тапшыручыларның үзләренең донор картасын алу мөмкинлеге булачак.

Акция социаль челтәрләрдә #DonorChallenge эстафетасына старт бирәчәк, ул Татарстан кешеләрен донорлыкка җәлеп итүгә багышлана. Эстафетага мәгълүм затлар җәлеп ителәчәк. РФ Донорлар фондына нигез салучы Стансилав Давыдов эстафетага теләктәшлек итеп, #donorchallenge хэштегы белән фото урнаштырган инде.

"Мин ТР доноры" - "Мы..." яшьләр хәрәкәте проекты, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның максаты - вузлардагы булган донорлар төркемен кан хезмәте белән системалы рәвештә эшләү өчен бер яшьләр донорлар хәрәкәтенә берләштерү.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100