news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика кан үзәгендә, “Мин ТР доноры” проекты кысаларында, акция уза

Акция социаль челтәрләрдә #DonorChallenge эстафетасына старт бирә

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Республика кан үзәге базасында Татарстан Республикасының “Мы...” яшьләр хәрәкәте гамәлгә куйган “Мин – Татарстан Республикасы доноры” проектының “Тормыш эстафетасын тапшыр” бишенче донорлар акциясе булып узачак.

“Мы...” яшьләр хәрәкәтенең Республика кан үзәге белән берлектә үткәрелеп килә торган донорлар акциясе күңелле атмосфера белән аерылып тора.

Эстафетада катнашу өчен 11 ноябрьдә Республика кан үзәгенә килеп кан тапшырырга, фотога төшәргә һәм үзеңнең фотосурәтеңне эстафета кагыйдәләрен үтәп, “Instagram” яисә “ВКонтакте” социаль челтәрендә # DonorChallenge хештэгы белән урнаштырырга, шуннан соң эстафетаны 3 кешенә тапшырырга кирәк булачак.

Канны 9.00 – 12.00 сәгатьтә тапшырырга була, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100