news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика кан үзәгендә коронавирустан дәвалау өчен плазманы 21 кеше тапшырган

Барлыгы 42 доза плазма әзерләнгән.

Республика кан үзәгендә коронавирустан дәвалау өчен плазманы 21 кеше тапшырган
Александр Эшкинин

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика кан үзәгенә коронавируска антитәнчелекләре булган плазма тапшырырга 21 кеше килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика кан үзәге баш табибының лаборатор диагностика буенча урынбасары Рәмзия Хәкимова әйтте.

Әлеге 21 кеше коронавирус белән авырып дәваланучылар. Барлыгы 42 доза әзерләдек. «Һәр донор ике доза бирә ала. Кызганыч, һәркайсының да титры билгеләнми, һәр доза плазма сыйфатында кулланыла алмый», — диде Рәмзия Хәкимова. Аның сүзләренчә, плазма карантинизация узмый. Вируска мотивация плазманы карантинизациясез тапшырырга мөмкинлек бирә.

Плазма донорлары исемлеген Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов төзи. Бу 55 яшьтән яшьрәк, коронавирус кичергән кешеләр.

«Бездә Covid-19 плазмасын әзерләү буенча эш тәртибе бар. Республиканың баш инфекционистыннан исемлек килә һәм Кан үзәге белгечләре донорлар белән элемтәгә чыга. Индивидуаль рәвештә һәркайсы белән эшли башлыйбыз. Әгәр авырган кеше үзен яхшы хис итә икән, башка критерийлар буенча туры килсә, үзебезгә чакырабыз», — диде Рәмзия Хәкимова.

Кан үзәгенә килгәч, донор тиешле бөтен процедураны уза. Башлангыч анализлар тапшыра, аның белән табиб сөйләшә. Лаборатор күрсәткечләре нормада булса, плазма донорлыгына бара.

«Без донордан өстәмә пробирка алабыз, аны федераль лабораториягә җибәрәбез, анда антитәнчекләр титры билгеләнә», — диде Рәмзия Хәкимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot