news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика кан үзәге язгы донорлык акциясенә кушылырга өнди

Илкүләм донор көнендә сәгать 8 дән 12 гә кадәр килергә мөмкин.

Республика кан үзәге язгы донорлык акциясенә кушылырга өнди
Михаил Захаров

20 апрель – илкүләм донор көнендә Республика кан үзәге язгы донорлык акциясенә кушылырга тәкъдим итә.

Донорларга бәйрәм мохите тудырыла, сувенирлар да әзерләп куелган.

Чарага иртәнге сәгать 8 дән 12 гә кадәр килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Канны башка көнне дә биреп була, кан үзәге көн саен 7.30 дан 13.00 гә кадәр эшли, дип искәртәләр.

Татарстанда чара 2007 елдан бирле массакүләм рәвештә билгеләп үтелә.

1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф каны киткән бала табучы хатынга иренең канын салып, гомерен коткарып кала. Бу вакыйга Россиядә кан донорлыгы үсешенә нигез сала.

Татарстанда барлыгы донорлар саны 32 меңнән арта, 2021 елда 32 мең 605 донор исәпләнгән. Гомуми саннан 74,7 проценты – даими йөрүче донорлар. Ел саен Татарстанда 50 тоннадан артык кан әзерләнә, ул компонентлар булып эшкәртелә. Кан компонентлары 30 меңнән артык пациентка медицина ярдәм күрсәткәндә кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100