Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале парадын Фирдүс Тямаев җитәкли
Чарага Россиянең 28 төбәгеннән меңгә якын катнашучы килер дип көтелә.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 30 август көнне «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында узачак гармунчылар парадын Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкли.
«Без Фирдүс Тямаев белән „Татарлар“ җырына клип төшергән идек. Аралашканда аның татар җанлы булуын, халкыбыз өчен борчылып торуын күрдем. Ул үзе артыннан халыкны алып бара торган шәхес. Аны парадны алып баручы итеп тәкъдим иттем. Мәдәният министрлыгында тәкъдимемне кабул иттеләр», — дип аңлатты бәйрәмнең режиссеры, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.
Җырчы Фирдүс Тямаев парадны җитәкләү аның өчен зур җаваплылык булуын әйтте. «Репетиция ясыйбыз. Үзебезнең татар халык көйләрен уйнап, халык җырларын җырларбыз. Татар милләтенең үз моңы, үз инструменты бар. Элек ике өйнең берсендә гармун бар иде, ул хәзер дә шулай. Авылда да гармунда уйнаучы яшьләр, апалар, өлкән абыйлар бар», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
«Уйнагыз гармуннар» республика халык иҗаты бәйрәме 30 августта 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда башлана. Бәйрәмдә фольклор ансамбльләре, татар эстрадасы артистлары Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Фирдүс Тямаев катнаша.
Бәйрәм гармунчылар парады белән дәвам итәчәк. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 36нче тапкыр үткәрелә. Чарага Россиянең 28 төбәгеннән меңгә якын катнашучының килүе көтелә. Гармунчылар парады Бауман урамы аша узып, 1 Май мәйданына, аннан Спас манарасына күтәрелә.
Галерея: «Уйнагыз гармуннар» фестиваленә багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз