Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды
30 августта Татарстан башкаласында бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут дәвам итәчәк.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август - Республика көнендә Казанда бәйрәм салюты карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов әйтте.
“Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август - Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Салют вакытында “Рондо” музыкаль төркеменең финал чыгышы булачак һәм биш минут дәвам итәчәк”, - диде спикер.
30 августта Казан халкын һәм шәһәр кунакларын масштаблы бәйрәм программасы көтә. Традиция буенча ул Казансу елгасы аквоториясендә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. Фейрверк 22:00 сәгатьтә башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз