news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көнендә Казанда болытлы һава торышы була

Бәйрәм көнне шәһәрдә явым-төшем көтелми.

Республика көнендә Казанда болытлы һава торышы була
Рамил Гали

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына салкын атмосфера фронты якынлаша, ул бу атна ахырына кыска вакытлы салкын алып киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«28 августта көндез Казанда һава температурасы 27 градуска кадәр җылынды. Салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, 28 августтан 29 август төненә, шулай ук 29 августта көндез кыска вакытлы салкын һава торышы көтелә. 30 августта көндез 22 градус кына җылы булачак. Бәйрәм көнне шәһәрдә болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми», — диде агентлык әңгәмәдәше.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, дүшәмбе көнне Казанда кабат җылытачак, көндез һава 27 градуска кадәр җылына.

1 сентябрьдә көндез +29 градус булыр дип көтелә. Шуннан соң кабат салкынча һава торышы фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot