news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика көнендә Казан ипподромында татар атлары чабышы була

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары шәхсән үзе ТАССРның 100 еллыгына багышланган чабышларга атлар сайлауга җитәкчелек итә.

Республика көнендә Казан ипподромында татар атлары чабышы була
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Республика көнендә, 30 августта, Казан ипподромында татар атлары чабышы була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.

«Республика көнендә чабышта татар атлары токымлы җиде-ун чамасы ат катнашачак. Бу чын татар атлары чабышлары булачак. Без аларны әзерлибез, җыябыз», — диде Хаҗипов.

Ул шулай ук татар токымлы атларны сайлап алуны шәхсән үзе күзәтеп торуын өстәп әйтте. Ат чабышлары Казан ипподромында узачак һәм алар ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

«Татар атлары – алар сугыш атлары. Алар азыкны үзләренә үзләре таба, шуңа күрә алар экономияле. Бу ат бик чыдам - көнгә 100 километрга кадәр юл уза ала. Үрчүчән атлар. Ат үрчетү тармагында үз урыннары бар, үз вакытында Чыңгызхан бу атлар белән үз армиясен коралландырган», — диде Хаҗипов.

Тизлектә татар атлары гарәп атлары белән ярыша алмый, әмма чыдамлылык буенча алар барысыннан да өстен, диде Татарстан министыр урынбасары.

  • Татарстан Республикасының Лениногорск, Әлки, Теләче һәм Саба районнарында татар атларын үрчетәләр. Татар атлары узган ел ахырында аерым токым булып теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100