Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла
«100 процент Татарстан» — гражданнар, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм экспертларны берләштергән аралашу мәйданчыгы булачак.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла. Киң колачлы коммуникацион платформа 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«100 процент Татарстан» — гражданнар, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштергән аралашу мәйданчыгы ул. Алар республиканың алдагы стратегик үсешенә бәйле төп темалар хакында фикер алышачак.
Форумның программасы 21 юнәлеш (IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ.б.) буенча 100дән артык сессия эшен үз эченә ала. Чара кысаларында панель дискуссияләр, онлайн-митаплар, фикер лидерлары һәм блогерларның эфирлары, экспертлар белән интервьюлар узачак.
«Дөнья күләмендәге вәзгыять яңа эш форматларына күчүне таләп итә. 2020 елда күп кенә чаралар онлайн режимга күчерелде. Республикадагы барлык онлайн-вакыйгаларның синергетик нәтиҗәсенә ирешү өчен без Татарстандагы әйдәп баручы юнәлешләр буенча онлайн-платформа булдырырга карар кылдык. Соңгы дистә еллар дәвамында Татарстан җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә диярлек уникаль тәҗрибә туплады һәм безгә төрле тармаклар буенча киң колачлы консорциумнар оештырырга кирәк. „100 процент Татарстан“ конструктив диалог булдыру, экспертлар берләшмәсен үстерү һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен мәйданчык булачак», — дип искәртте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Бөтен дөньядагы катнашучылар трансляциягә www.100tatarstan.com сайтында бушлай кушыла алачак.
Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сорау юлларга һәм реаль вакыт режимында аларга оператив төстә җавап алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз