Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика көнен теләчелеләр дә билгеләп үтте
Бу көнне “Миләтемнең асыл бизәкләре” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды.
(Теләче, 29 август, “Татар-информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы үзәк ял паркында республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу көнне район үзешчәннәре матур эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Сәхнәдә олы яшьтәгеләр, яшь буын да үзләренең осталыкларын күрсәтте дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Район халкын бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрик итте. “Миләтемнең асыл бизәкләре” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. “Татар ашлары” номинациясендә Олы Мәтәскәдән Гөлнур Гыймранова, Олы Кибәхуҗа авылыннан Раъно Шаипова һәм аның “Мода театры” студиясе “Милли кием” номинациясендә, “Кул эшләре” номинаөиясендә Лесной бистәсеннән Гөлия Ваһмина һәм Лилия Рәхмәтуллина, “Милли моңнар” номинациясендә Теләчедән Сиринә Гатиятова һәм Айдар авылыннан Васил Вагыйзов җиңүче дип танылды. Аларга район башлыгы Илдус Зарипов истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм барышында спортны үз итүчеләр өчен дә бик күп кызыклы бәйгеләр оештырылды. Ераклыкка гер дә аттылар, аркан да тарттылар. Бу чарада да сумо уены күпләрне үзенә тартты.”Бака аяклары”нда узышу, катнашучыларга гына түгел, тамашачыларга да күңелле мизгелләр бүләк итте. Бер читтә футбол, волейбол уеннары барды. Моннан тыш, чарада Теләче туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган күргәзмә дә эшләде. Теләче авыл җирлегендә яшәп, озак еллар иҗат иткән рәссам Александр Сергеенконың картиналарына өлкән яшьтәге райондашлар белән беррәттән, яшьләр күңелендә дә соклану уятты. “Чәй яны – гаилә җаны” дигән әдәби кафеның шифалы чәйләрен, татар халык ашларын да күпләр авыз итте. “Рәсемнәрдә әкият геройлары” дип аталган рәсемнәр аллеясы да бәйрәм тамашасына килүчеләрне битараф калдырмады.
Балалар да бу көнне рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Алар батутта сикерде, таганнарда атынды. Караңгы төшкәч тә, райондашларыбыз бәйрәмнән таралырга ашыкмады. Киресенчә, концерт бара торган урында, тамашачылар, артканнан артты гына. Ачык һавада район мәдәният йорты янында “Бибинур” фильмы күрсәтелде. Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасы яшьләр өчен дискотека белән төгәлләнде. Шулай итеп, Республика көнен район халкы җырлап - биеп, күңел ачып билгеләп узды,-диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз