news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде

Монреаль татар җәмгыяте Татарстанны һәм анда яшәүчеләрне шул рәвешле истәлекле көн белән тәбрик иткән.

Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде
instagram.com/montrealtatar/

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде.

Вакыйга фотосы җәмгыятьнең Instagram-аккаунтында чыкты.

Татарстан байрагы Ниагара шарлавыгында җирле вакыт буенча 22.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 5.00 сәгатьтә) пәйда булды, аны 15 минут дәвамында күзәтергә мөмкин иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot