news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика көне Салават башкаруында җыр һәм салют белән тәмамланды

Казанның Гаилә үзәге янында узган бәйрәм концертында Pompeya һәм "Рондо" төркемнәре, Feduk һәм Лэйна чыгыш ясады.

Республика көне Салават башкаруында җыр һәм салют белән тәмамланды
татар-информ архивы

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казанда "Шәһәр көне" уңаеннан башкаланың “Казан” Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Биредә Россия һәм Татарстанның эстрада артистлары катнашында зур концерт узды. Бәйрәмне традиция буенча, Салават Фәтхетдинов чыгышы төгәлләде.

Концертның хэдлайнерлары буларак Pompeya һәм "Рондо" төркемнәре, Feduk һәм Лэйна чыгыш ясады. Лэйна берничә җырны татарча башкарды. Шул исәптән, танылган “Малай на белом барсе” җырын да яңгыратты.

"Московская осень", "Моя не ласковая Русь", "Боже какой пустяк" кебек популяр җырлар башкаручы “Рондо” төркеме солисты Александр Иванов казанлыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп: “Сездә бик күп вакыйгалар үтә: Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, ВорлдСкиллс... Казан чын мәгънәсендә мәдәни шәһәргә әверелә бара, сезнең Президентыгыз шәһәр өчен бик күп эшли, бу бик яхшы", - дип белдерде.

Мәйданда Казан танк училищесы белән килешү буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктының да “Синең сайлау” дип аталган мәгълүмати-агитация акциясе үткәрелде. Анда кыр кухнясы оештырылды, хәрби училище курсантлары концерт куйды.

Төп сәхнәдәге бәйрәм концерты исә кич белән Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды. Бу вакытта күк йөзен салют утлары яктыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100