Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика көне «Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм хөрмәтенә концерт белән төгәлләнде
Бәйрәм концерты дүрт сәгать барды.
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген шәһәр һәм Республика көне «Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм хөрмәтенә концерт һәм салют-шоу белән тәмамланды.
Бәйрәм концерты дүрт сәгать барды. Биредә Айдар Мөхәрләмов, Регина Мартынина, Дарина Гыйззәтуллина, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова, Алсу-Фәридә дуэты, Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева, Илгиз Зәкиев, Артур Исламов һәм башкаларның җырларын ишетергә, «Казан» бию коллективы биюләрен күрергә була иде.
Казан тамашачысы һәм кунаклары алдында шулай ук, Татарстанның атказанган артистлары Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев чыгыш ясады. Тямаев исә һәр җыры алдыннан диярлек «кем татар булуы белән горурлана, кем Татарстанны ярата» дип халыкка нинди бәйрәмгә җыелуларын исләренә төшереп торды.
Алып баручылар да халыкны «Казан, Татарстан, мы вместе», «Без бергә» дип кабатлатып, бердәмлеккә өндәп торды. Тамашачыларга бәйрәм уңаеннан әзерләнгән ролик та күрсәтелде. Сүз уңаеннан, аны Татарстан Президенты да Инстаграм челтәрендә аккаунтында урнаштырган.
Концерт программасы хедлайнеры «Крем-сода» төркеме ярты сәгатьлек программа белән килгән. Бәйрәм хөрмәтенә чакырылган коллективларның тагын берсе — «Brainstorm» төркеме. Группаның солисты чыгышыннан соң алкышлаган халыкка татарча «рәхмәт» дип әйтергә өйрәнеп килгәнен дә искәртү урынлы булыр.
Концерт чын пиротехник шоу рәвешендә әзерләнгән бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Казаннан Гөлнур Әхмәтова һәм Наилә Яруллина бәйрәмгә калфаклар тагып килүе белән аерылып тора иде. «Без көндезге 12 дән бирле бәйрәм итәбез. Кабан күле ярында концерт карадык, Бауман буйлап йөрдек, гармунчыларны күрдек», — диде Наилә ханым.
«Дөресен әйткәндә, 28 августтан бирле спорт чараларыннанда читтә калмаска тырышабыз, төнге йөгерештә катнаштым. Кичә «Печән базары» фестивалендә булдык, калфаклар сатып алдык, бүген киеп тә чыктык. Безнең Казан гүзәллеге белән бөтен туристларны үзенә җәлеп итә, — дип сөйләде Гөлнур Әхмәтова.
Балык Бистәсеннән күп балалы гаилә концертны башыннан ахырына кадәр караган. «Татарстан белән горурланабыз, шуңа күрә балалар кечкенә булса да, махсус бәйрәмгә дип килдек. Хәзер менә 70 км кайтасы бар, шулай да күңел күтәренке, без ел саен киләбез», — диде гаилә башлыгы Рәдиф Галиуллин.
Украинадан Татьяна Яблонская туганнарына Республика көненә туры китереп ел да кайтырга тырышуын әйтте. «Кызым да татар җырчыларын күрсен, ишетсен дип килдек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз