news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика күләмендә уздырылган “Күркәм гаилә” конкурсы җиңүчеләре Казанда хөрмәтләнәчәк

Конкурс “Гаилә һәм мәктәп” журналы, “Татар гаиләсе фонды” һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белән берлектә оештырылган

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). “Гаилә һәм мәктәп” журналы 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, республикакүләм “Күркәм гаилә” конкурсын игълан иткән иде. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халкыбызның буыннан-буынга сакланып килгән матур гореф-гадәтләрен ачыклау максатыннан, “Татар гаиләсе фонды” (җитәкчесе – Роберт Миңнуллин) һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе (җитәкчесе – Эльмира Зарипова) белән берлектә оештырылган әлеге чарада Татарстанның район һәм авыл җирлекләрендә яшәүче 100гә якын яшь гаилә катнашкан. Арада иң күркәм, башкаларга үрнәк булырлык 12 гаилә ачыкланып, әлеге конкурс җиңүчеләре дип табылган. Конкурска җибәрелгән яшь гаиләләр турындагы материаллар белән исә http://vk.com/club74137565 сылтамасы аша “Күркәм гаилә” группасына кереп“Документы” сәхифәсендә якыннан танышып була.

“Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова биргән белешмә буенча, “Күркәм гаилә” конкурсы нигезендә сайлап алынган гаиләләргә 24 сентябрь көнне сәгать көндезге 2дә Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) тантаналы шартларда дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100