news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республика күләмендә сугыш ветераннары өчен тантаналы чара уздырыла
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрындагы тантанага чакырылган 600ләп ветеранның 29ы - БДБ илләреннән
Скопировать ссылку
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, ветераннар өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һ.б. җитәкче даирәләр катнашында тантаналы мәдәни чара уздырыла.
Бөек Җиңүнең юбилей даталарында гына үткәрелә килгән тантана республика дәрәҗәсендәге чара санала. Бүген театрга чакырылган 600ләп Бөек Ватан сугышы ветеранының (455е сугышта катнашкан кеше, 99ы тыл хезмәтчәне, 5се ветеранның тол хатыны, 7се элек балигъ булмаган килеш фашист концлагерьларында тоткынлык кичергән, 7се блокададагы Ленинградта яшәгән һ.б.) 29ы БДБ илләрендә гомер итүче татар кешесе.
Сәхнә түренә Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү байрагы чыгарылган, аннан соң дәүләт гимннары яңгыраган чакта чәчләренә бәс кунган ветераннар, гомумән, бөтен зал аягүрә басып хөрмәт күрсәтте, ТР Президентын да шулай каршы алды һәм аның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңлады.
Тантана өлешенә кушылып киткән “Бу көннәрнең даны онытылырлык түгел...” дип аталган концерт программасы исә сугыш чорында һәм аннан соң сугыш темасына иҗат ителгән җырларны, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин һәм яшь татар композиторлары әсәрләрен берләштергән. Төп тема – илне чыдамлылыкта сынаган, халкының язмышларын үзгәрткән дәһшәтле сугыш һәм шуңа кешеләрнең мөнәсәбәте - ныклык, батырлыклар һәм зур югалтулар бәрабәренә җиңеп чыгуы.
Михаил Панджавидзе (Зур театр) режиссерлыгында әзерләнгән концертта Татарстан, Мәскәү, Украина, Беларусь солистлары һәм иҗат коллективлары катнаша, мәсәлән, арада нәфис сүз осталарыннан Эммануил Виторган (В.В.Маяковский ис. театр), Илдус Әхмәтҗан (Г.Камал ис.Татар дәүләт академия театры), солистлардан Әхмәт Әһәди (Мария театры), Сергей Коврин (Украина), Алексей Микутель (Беларусь), Резеда Галимова (Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе), Венера Ганиева (М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театры) кебек танылган сәнгать осталары бар. Иҗат коллективларыннан ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле, М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театры симфоник оркестры һәм хоры, Н.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең катнаш хоры, ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры, Казан югары хәрби команда училищесы тынлы оркестры һ.б. ветераннарның кәефен бәйрәмчә итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot