news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республика күләмендә автомобильләрдә күп төр узышлар буенча конкурсның җиңүчеләре билгеле
Анда 27 команда, 84 егет һәм кыз катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясендә бүген Татарстан балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәпләре филиаллары арасында автомобильләрдә күп төр узышлар буенча республикакүләм конкурс булды.
ТР Мәгариф һәм фән, ТР буенча Эчке эшләр министрлыклары, ТР юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда укыту һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе, ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте тарафыннан Укытучы елы һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырылган әлеге ярышларда 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм автомобиль йөртү күнекмәләрен ныгытуны, балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәпләре файдасына җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруны һәм республика мәктәп-гимназияләрендә укучы яшьләрне җәлеп итүне, физик культура һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны максат иткән ул чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров мөхтәрәм кунаклар сыйфатында килде, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе.
Барлыгы 27 команда һәм 84 кеше автомобильләрдә күп төр узышлар буенча көч сынашып, юл йөрү кагыйдәләре буенча Саба районы автомәктәбе, аерым хисапта шушы ук районнан Булат Мөхәммәтгалиев, тизлектә классик маневрлар ясауда “Казан-1” автомәктәбе командасы белән казанлы Дмитрий Сосунов беренче урынга лаек дип табылды. Шулай ук гомуми команда хисабында Чаллы автомәктәбе, гомуми шәхси хисапта чаллылы Денис Никитин җиңеп чыкты. Алардан соң ярыш нәтиҗәләре буенча “Казан-2”, Чаллы, Чистай районы автомәктәпләре, Чаллы РОСТО (ДОСААФ)ы, Саба районыннан Илфир Мөхәмәдиев аерылып торды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot