news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика җитәкчелеге ТНВ һәм Илшат Әминов эшеннән канәгать – Әсгать Сәфәров

ТР Президенты аппараты җитәкчесе «Татар-информ»га ТНВ телеканалы тирәсендәге хәлне шәрехләде.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы берничә атнада интернетта ТНВ телеканалына бәйле негатив мөрәҗәгатьләр, рейтинг һәм сораштырулар күренде. «Татар-информ» агентлыгы бу нәүбәттән Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе, «ТРК «Яңа гасыр» ААҖ директорлар советы рәисе Әсгатъ Сәфәровка үз позициясен белдерүне һәм телеканал эшенә бәя бирүне сорап мәрәҗәгать итте.

«Без әлеге вакыйгаларны беләбез, дип белдерде Ә.Сәфәров. - Һәм моны оештыручыларның ниятләрен яхшы аңлыйбыз. Шуны әйтә алам: республика җитәкчелеге ТНВ һәм аның җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминов эшеннән канәгать.

Без бүген ТНВда белемле профессионаллар командасы тупланган дип саныйбыз, алар «ТНВ-Татарстан» телеканалы эшен уңышлы алып бара – Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен республика үсеше өчен берләштерә, ә «ТНВ-Планета» каналы аша Ватан тавышын дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләтәшләребезгә җиткерә.

ТНВ ның төп миссиясе - татар халкын рухи яктан берләштерү, милли традицияләрне үстерү һәм саклауда, тел, мәдәниятебезне республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә үстерүдә төп бурычны башкару. Сүз дә юк, ике канал эшен дә камилләштерергә кирәк, әмма без күрәбез - ТНВның иҗади командасы моны эшләрлек!», – дип билгеләп үтте Әсгатъ Сәфәров  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100