news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика җитәкчеләре Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылды

Татарстан Республикасы Президенты бъген эшкә велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде.

1973 елдан алып ел саен уздырыла торган Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне җәяү һәм велосипедта йөрүне, җәмәгать транспортыннан файдалануны, шулай ук җәяү барырлык эш урынын һәм ял итү урынын сайлау бергәлеген үстерүне пропагандалый. Бу акция бөтен кешегә ягулык куллана торган транспорт чараларынннан бер көнгә генә булса да баш тартуны тәкъдим итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортына велосипедта килеп җиткәч, бернинди акцияләргә карамастан, еш кына эшкә шулай килүен әйтте. «Бу сәламәтлек өчен бик файдалы, барысына да тәкъдим итәм», - диде Р. Миңнеханов.

Бөтендөнья автомобильсез йөрү көненә кушылу теләкләре булуны республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә белдерде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген эшкә велосипедта килергә җыена, ә Казан мэры Илсур Метшин 22 сентябрь көнне, гадәттәгечә, эшкә метрода киләчәк.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100