news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Республика исемнәре”/”Имена республики” проекты буенча сайлап алынганнар игълан ителде

Республиканың 90 еллык тарихында булган иң лаеклылары башта финалга сайланды, аннары лауреатлар билгеләнде

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстан” иҗтимагый-сәяси журналының 90 еллык юбилеен уздыру тантанасы барышында “Республика исемнәре”/”Имена республики” дип аталган конкурс буенча сайлап алынган кешеләр игълан ителде.

Әлеге проектта (аның консультантлары роленда ТР Фәннәр академиясенең 2 фәнни оешмасы - Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән Татар энциклопедиясе институты катнашты) 10 номинация буенча Татарстанның төрле даирә һәм эшчәнлек вәкилләре тәкъдим ителеп, 3 ай дәвамында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән “Татарстан” журналы сайтларында ачык тавыш бирү юлы белән республиканың 90 еллык тарихында булган иң лаеклылары башта финалга сайланды, аннары лауреатлар билгеләнде.

Шул рәвешле, беренче тапкыр үткәрелгән әлеге конкурсның “Сәясәтче” номинациясендә ТРның беренче Президенты, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җиңде (финалда Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин кебек гомуммәгълүм шәхесләр дә бар иде). “Эшмәкәр” номинациясендә татар милли ризыклары өстенлек иткән супермаркетлар челтәре булдырган “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, “Педагог” – академик, гарәп теле буенча уку әсбаплары һәм сүзлекләр авторы Мирза Мәхмүтов, “Галим” – физик, Казан магнит радиоспектроскопиясе фәнни мәктәбенә нигез салган Евгений Завойский, “Табиб” – профессор, медицина фәннәре докторы, клиник анатомия мәктәбенә нигез салучы Илгиз Ибәтуллин (финал турга хирурглар Ренат Акчурин белән Александр Вишневский да чыкты), “Спортчы” – “Ак барс” хоккей клубы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, “ММЧ хезмәткәре” – язучы, әдәби тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Мостафин (шулай ук танылу алган Разил Вәлиев һәм Илшат Әминов та финалда иде). “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов өчен күпчелек тавыш җыелган. “Ватанны саклаучы” дип аталган номинациядә гвардия өлкән лейтенанты, истребитель очучысы, фашистлар әсирлегендәге 10 кешелек төркем белән “Хенкель-111” бомбардировщигында концлагерьдан качып илгә кайткан Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка өстенлек бирелгән (финалга Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары белән танылган Газинур Гафиятуллин белән Мәгубә Сыртланова да чыккан иде), “Мәдәният эшлеклесе” дип аталганында исә 2 урын каралган: совет шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (бүләкне әтисе өчен кызы Чулпан Зәкиева чыгып алды) һәм “Вакыттан тыш” билгесе белән татар халкының бөек шагыйре, татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучы Габдулла Тукайга өстенлек бирелгән (финалга композитор Салих Сәйдәшев, рус язучысы Василий Аксенов та чыккан иде).

Тантанада, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән тыш, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100