news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика ифтарында катнашучылар өчен өстәмә электричкалар билгеләнәчәк

13 мартта «Казан Экспо»да узачак XIV Республика ифтары кунаклары һәм волонтерлары өчен Казан – Аэропорт – Казан өстәмә шәһәр яны поездлары сафка кертелә. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан 7602 номерлы электричка 15.50 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 16.10 сәгатьтә килеп җитәчәк. 7603 номерлы поезд аэропорт станциясеннән 19.40 сәгатьтә китәчәк, Казанда ул 20.09 сәгатьтә булачак.

Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, дип ачыклык керттеләр шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәтендә.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/dlya-ucastnikov-respublikanskogo-iftara-vvedut-dopolnitelnye-elektricki-kazan-aeroport-6020187

news_right_1
news_right_2
news_bot