news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика ифтарында бер кешегә ризык бәясе уртача 600 сумга төшә

«Добро рядом» хәйрия фонды директоры Радик Абдрахманов әйтүенчә, күп кенә продуктлар белән фермерлар булыша.

30 апрельдә узачак Республика ифтарында бер кешегә ризык бәясе уртача 600 сумлык булачак. Бу хакта »Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов республикакүләм ифтарга багышланган брифингта әйтте.

Ул быел азык-төлеккә бәяләр 20 процентка, кайбер ризыкка хәтта ике тапкыр артуын искәртте. Күп кенә продуктлар белән фермерлар да булышкач, Радик Абдрахманов ифтарга азык-төлеккә күпме акча сарыф ителгәнен төгәл әйтә алмады.

«Үгез, сыер итләре белән ярдәм итүче фермер дусларыбыз бар, каядыр чәкчәк пешерү белән шөгыльләнүче дусларыбыз бар. Бер кешегә якынча уртача 600 сумга төшәчәк. Былтыр ул 500 сум иде», - дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot