news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ифтарына махсус 8 автобус билгеләнәчәк

Автобуслар авыз ачарга баручыларны Казан мәчетләре яныннан 18:00 сәгатьтә алып китә, 22:30 сәгатьтә кире алып кайта.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 15 июнь көнне V республика ифтарында катнашучылар өчен махсус маршрут автобуслары оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Исегезгә төшереп узабыз, 15 июньдә Казанның Теннис академиясендә V республика ифтары узачак. Авыз ачу мәҗлесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан-Арена” җәмгыяте белән белән берлектә оештыра .
 
Дини мәҗлестә катнашучыларга уңайлы булсын өчен, 18.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Казан теннис академиясенә, вакытлыча, махсус 8 җәмәгать автобус маршруты оештырыла.
 
Татарстан Диния нәзарәте һәм Казан Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган маршрут автобуслары Мәскәү, Вахитов, Идел буе районы мәчетләре, шулай ук, Караваевo, Щербаковка, Карьер, Тынычлык һәм Киндери бистәләреннән  узачак.
 
Автобуслар республика ифтары уздырылу урынына - Казанның Теннис академиясенә алып бара, чара тәмамлаганнан соң, билгеләнгән урыннарга кире алып кайтачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100