news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ифтарына күпме ризык алыначагы билгеле

Төп кайнар ризык пылау булачак.

Быел «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак республикакүләм ифтарда авыз ачу өчен меню әзерләнгән. Күпме ризык алынуы турында бүген журналистларга брифингта сөйләделәр.

«Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов төп кайнар ризык пылау булачагын әйтте. «Өстәлләрдә шулай ук хөрмә, өрек, черри помидоры, маринадланган корнишоннар һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмаклар, бөккән, чәкчәк, кәнфитләр, печенье булачак. Дуслар, партнерлар ярдәм итәчәк. Барысы да тәмле булыр дип ышанабыз», – диде.

Ифтарга азык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәкчәк, 600 кг печенье һәм башкалар сатып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100