news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика ифтарына билет алып керә алмаучылар өчен ланч-бокслар әзерләнәчәк
Пылау әзерләү өчен 1,3 тонна дөге, 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган.
Скопировать ссылку
Султан Исхаков
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак республикакүләм ифтарга билет белән керә алмаучылар өчен бер мең ланч-бокс әзерләнәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды.
"Узган ел билетсыз килүчеләргә 250 ланч-бокс әзерләнде, әмма алар барысы да таралып бетмәгән", - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Аның сүзләренчә, стадионга кергәндә кунакларга бүләк тә бирәчәкләр.
Ифтарда меню быел да, узган елдагыдан бик аерылмаячак. Кунаклар өчен хөрмә, җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәкчәк, баллы ризыклар, су, соклар, конфетлар, ит ризыклары әзерләнәчәк. Шулай ук пылау пешерү ниятләнә.
"Безнең максат пылауларны җылы килеш өстәлгә китерү. Пылау азык-төлек департаментында әзерләнеп, суынган очракта, "Казан-Арена" стадионында җылытылачак", - диде "Казан-Арена" директоры Радик Миңнәхмәтов.
Пылау әзерләү өчен барлыгы 1,3 тонна дөге әзерләгәннәр. Шулай ук 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган. Моннан тыш, 15 мең өчпочмак, 15 мең бөккән, 850 кг алма, 700 кг груша, 750 кг әфлисун һ.б. ризыклар әзер.
"Ризык - чараның асылы түгел. Без бер-беребез белән очрашырга, намаз укырга киләбез. Кемдер ел дәвамында дусты белән очраша алмый һәм бу ифтарда күрешергә мөмкин", - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2