news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика ифтарына 800 волонтер теркәлгән

Волонтерларны җәлеп итү 24 майга кадәр дәвам итә.

Республика ифтарына 800 волонтер теркәлгән
dumrt.ru

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашу өчен 800 волонтер теркәлгән. Аларның иң өлкәненә - 79 яшь. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волонтерларны җәлеп итү 24 майга кадәр дәвам итә.

  • Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.
  • Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Волонтерлар 16 яшьтән кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot