news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ифтарын уздыруга акча җыю игълан ителде

Республика ифтарын оештыруга акчалата өлеш кертү өчен “Ифтар” сүзен язып, 7715 номерына смс җибәрергә кирәк.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). 2019 елның 25 маенда Изге Рамазан аенда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе – VII Республика ифтарына җыелачак. Быел ифтар «Казан Арена» стадионында узачак һәм беренче тапкыр «бер өстәл артына» 15 мең кешене җыячак, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Шулай ук ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләр өчен чараны уздыруга акчалата өлеш кертү мөмкинлеген булдыру турында карар кабул итте. 

Моңа кадәр республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, “Казан Арена” стадионы дирекциясе һәм берничә спонсор тырышлыгы белән үткәрелде. Хәзер VII Республика ифтары чакырылган кунаклар исемлеге буенча гына түгел, аны оештыруга җәмәгатьчелекнең күпләп җәлеп ителүе белән дә чын мәгънәсендә халыкчан булачак.

Республика ифтарын оештыруга акчалата өлеш кертү өчен “Ифтар” сүзен язып, 7715 номерына смс җибәрергә кирәк. Бәясе – оператор тарифына бәйле рәвештә, якынча 50 сумны тәшкил итә, смста башка сумманы да күрсәтеп була. Мәсәлән: «Ифтар 500» яки «Ифтар 1000».

Шулай ук iftar.tatar сайтында теләгән һәркем проектның тарихы, узган чараларның фото һәм видео архивы белән якыннан таныша һәм MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги кебек билгеле түләү системалары аша матди ярдәм күрсәтә ала.

Моннан тыш, быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк меңгә кадәр волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Оештыручылар волонтерлар җыюны дәвам итә. Хәзерге көндә барлыгы 800дән артык волонтер теркәлү узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100