news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика ифтары кунаклары өчен өстәмә шәһәр яны поездлары эшли башлаячак

30 апрельдә X Республика ифтары кунаклары өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәдвәлгә түбәндәге маршрутлар кертелә:

7602 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды. Казан станциясеннән 8:22 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 8:47 сәгатьтә килә;

7604 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды. Казан станциясеннән 17:45 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 17:05 сәгатьтә килә;

7606 нчы номерлы Казан – Аэропорт поезды. Казан станциясеннән 17:40 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 18:00 сәгатьтә килә;

7601 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды. Казан станциясеннән 21:15 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 21:38 сәгатьтә килә;

7603 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды. Казан станциясеннән 23:00 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 23:22 сәгатьтә килә.

Поездлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot