Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен 53,5 мең тонна ашлама тупланган
Бу бер гектар җиргә 18,4 кг туры килә дигән сүз.
(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашлама туплауны дәвам итә.. 2016 елның 24 ноябренә хуҗалыкларда 53,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 18,4 кг туры килә (көз гечәчүне дә кертеп). Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугн хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көнгә иң күп ашлама Тукай муниципаль районында тупланган – бер гектарга 49,1 кг туры килә. Аннан кала Сарман районы – бер гектарга 49 кг, Зәй районында – 45 кг, Әтнә районында – 28,2 кг, Мөслим районында – 26,7 кг, Буа районында – 26,7 кг, Түбән Кама районында – 25,5 кг, Тәтеш районында – 24,5 кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама бик аз тупланган, шулар арасында: Менделеевск районында гектарга 10,9 кг туры килә, Бөгелмә һәм Кайбыч районнарында – һәркайсында 10,5 кг, Әлмәт районында – 10,4 кг, Чирмешән районында – 10,1 кг, Әгерҗе районында – 7,7 кг, Яңа Чишмә районында – 7,6 кг.
Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы оештырылган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып гектарга 17,6 кг ашлама тупланган. Шулай ук Тәтеш районында – 9 кг, Актаныш һәм Буа муниципаль районнарында – һәркайсында 7,7 кг.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аенда аларны сатып алу эше бик сүлпән бара. Әйтик. Югары Осланда гектарга 13,9 кг тупланган, Яшел Үзән районында – 12,7 кг, Алексеевск районында – 12,7 кг, Алексеевск районында – 12,6 кг, Минзәлә районында – 11,4 кг, Аксубай районында – 9,2 кг һәм Кама Тамагы районында – 6,3 кг.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз