news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика хуҗалыклары шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр җыю белән мәшгуль

Татарстанның шикәр заводларында сезон башланганнан бирле 56 мең тоннага якын шикәр комы җитештерелгән.

Республика хуҗалыклары шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр җыю белән мәшгуль
архив

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнада кыр эшләре дәвам итте, хуҗалыклар шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә җыю белән мәшгуль. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Атна эчендә 1,4 мең гектарда бәрәңге, 0,5 мең гектарда яшелчә җыеп алынды, 256 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Шул ук вакыт эчендә 20,4 мең тонна шикәр комы җитештерелгән», – дип хәбәр итте киңәшмәдә катнашучыларга Марат Җәббаров. Сезон башланганнан бирле республиканың өч шикәр заводында барлыгы 56 мең тоннага якын шикәр җитештерелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле шикәр чөгендере 25 мең гектардан казып алынган, бу әлеге культураның 39 процентын тәшкил итә. 1 млн тоннадан артык татлы тамыр җыелган, уртача уңдырышлылык бер гектардан 422 центнер, бу 2018 елның шул ук вакытына караганда 76 центнерга күбрәк.

3,5 мең гектардан 100 мең тонна бәрәңге җыелган. 1,4 мең гектардан (55 процент), 31,8 мең тонна яшелчә җыеп алынган. Бәрәңге уңышы гектардан -285,5, ә яшелчә 227,8 центнер. Бу узган елның шушы чорына караганда 11 һәм 56 центнерга артыграк.

  • 28 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар (ашлык кукурузыннан башка) 1 млн 418,2 мең гектар мәйданда җыелган, 4 млн 250,1 мең тонна (2018 елның шушы датасына 3 млн 685 мең тонна) ашлык суктырылган. Бөртеклеләрнең уртача уңышы бер гектардан 30 центнер тәшкил итә - узган елга караганда 4,1 центнерга күбрәк.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалыклар алдына һәр савым сыерына 1,5 тонна кукуруз ашлыгы җыюны тәэмин итү бурычын куйган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100